news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар бакчаларында бәйрәмнәр әти-әниләрсез узачак

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе ата-аналарның күмәк мөрәҗәгатенә җавап бирде.

Татарстанда балалар бакчаларында бәйрәмнәр әти-әниләрсез узачак
«Татар-информ» архивы

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан идарәсе ата-аналарның балалар бәйрәмнәрендә булуны рөхсәт итү үтенечен шәрехләде.

«Бу бөтенләй федераль тема, ата-аналарның бәйрәмнәрдә булуын чикләү санитар законнар белән беркетелгән. Бу норматив-хокукый актның федераль дәрәҗәсе. Санитар кагыйдәләрнең 2022 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булу вакыты бу.

Шуңа бәйле рәвештә РФ субъекты территориясендә урнашкан органнар Юстиция министрлыгы теркәгән һәм аның таләпләрен бөтен Россия территориясендә тараткан норматив-хокукый актка нинди дә булса үзгәрешләр кертергә хокуклы түгел»,-дип сөйләде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева.

Искәртеп узыйк, Казанның мәктәпкәчә яшьтәге балаларының ата-аналары социаль челтәрләрдә «рәсми мөрәҗәгать» язды. Алар 4 мартта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган балалар бәйрәмендә булуга рөхсәт сорады. Ата-аналар социаль челтәрләрдәге хатны «Җан авазы» дип атады һәм Татарстан Президентына юллады.

«Без 4 март көнне бәйрәм үткәрүне сорап мөрәҗәгать яздык, чөнки 23 февральгә рәсми рәвештә бәйрәм булмый. Гадәттә, бу ниндидер спорт чаралары була. Ә 4 мартта бәйрәм билгеләнде, әмма безгә әти-әниләрнең бәйрәмгә чакырылмавын хәбәр иттеләр», - дип билгеләп үтә хат авторы Елена Галанцева.

Мөрәҗәгатьтә ата-аналар чараны социаль дистанцияне үтәп, температураны тикшереп үткәрергә тәкъдим иттеләр.

«Чараны дөрес итеп оештырырга була: кергәндә температураны үлчәтергә, кешеләрне дистанция белән утыртырга, битлекләр булу-булмавын тикшерергә. Сан белән чикләү булса, әниләр генә килсен дияргә», - диелгән хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100