news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар бакчаларында 15 меңнән артык өстәмә урын булдырылачак

"8 млрд сумнан артык акча тотылачак, шул исәптән федераль бюджеттан – 2,7 млрд сумнан артык", - дигән ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары.

Татарстанда балалар бакчаларында 15 меңнән артык өстәмә урын булдырылачак
архив

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Татарстанда дүрт ел эчендә балалар бакчаларында 15 меңнән артык өстәмә урын булдырылачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарстанда 2020 – 2021 елларда балалар бакчаларында 9 мең өстәмә урын булдырылачак. 2018 елдан 2021 елга кадәр республикада барлыгы 15 меңнән артык өстәмә мәктәпкәчә урыннар барлыкка киләчәк", - дип сөйләгән ТР Дәүләт Советында илкүләм проектлар кысаларында гаиләләргә ярдәм итү буенча иҗтимагый тыңлауларда ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов.

Азат Шәрәпов ачыклаганча, яңа ун балалар бакчасы Казанда төзеләчәк. Тагын алты бакча Яр Чаллыда сафка басачак. Әлмәт һәм Түбән Камада - икешәр бакча, Алабуга, Азнакай, Минзәлә, Питрәч, Лаеш, Кайбыч, Нурлат районнарында берәр балалар бакчасы төзеләчәк.

"Проект кысаларында 2020 - 2021 елларда өч яшькә кадәр балалар өчен өстәмә урыннар булдыру каралган. Бу елларда әлеге чараларны гамәлгә ашыруга 8 млрд сумнан артык акча тотылачак, шул исәптән федераль бюджеттан – 2,7 млрд сумнан артык. Нәтиҗәдә, 9 мең өстәмә мәктәпкәчә урыннар булдырылачак, шул исәптән 1,5 яшьтән өч яшькә кадәрге балалар өчен 5 мең урын», – дигән Азат Шәрәпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100