Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда балалар бакчалары россиялеләр эшләми торган атнада ябылмаячак
Эшне дәвам итәргә тиешле ата-аналар балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә калдыра алачак.
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Эшләми торган атна мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кагылмый, шулай итеп, ата-аналар балаларын балалар бакчасына китерә алачак. Бу хакта «Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча республика оператив штабы эше турында»гы брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эше дәвам итәчәк, республиканың тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче һәм үз эшләрен туктата алмый торган ата-аналар баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә китерә ала», — дип сөйләде Фазлыева.
Брифингта шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз