news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве күләме билгеләнде

Татарстанда балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве күләме билгеләнде
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Хөкүмәте 2024-2026 елларга дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларында балаларны карау һәм тәрбияләү өчен ата-аналарның уртача түләү күләмен билгеләде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган карарын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Балалар бакчасына түләү бәясе баланың яшенә, гаиләдәге балаларның санына һәм мәктәпкәчә оешмага йөрү вакытына бәйле булачак.

Өч яшькә кадәрге бала көненә өч сәгать балалар бакчасында булса, ата–аналар айга 780 сум, ә күп балалы гаилә 390 сум түләячәк. Шул ук вакытта өч яшьтән өлкәнрәк бала өчен түләү 705 сум тәшкил итәчәк, күп балалы гаилә өчен ул 353 сум каралган.

Яслеләрдә тугыз сәгать булган очракта 2 020 сум, күп балалы гаиләләргә 1 010 сум түлисе була. Ә өч яшьтән өлкәнрәк балага 1 920 һәм гаилә күп балалы булганда 960 сум түләргә кирәк булачак.

«Карарның 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керүен билгеләргә», – диелә документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100