news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар арасында туберкулез кимегән

Яшүсмерләрнең өчтән берендә әлеге чир иммунодиагностика барышында ачыклана.

Татарстанда балалар арасында туберкулез кимегән
Александр Эшкинин

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елда балалар һәм яшүсмерләрнең туберкулез белән авыруы 41,1 процентка кимегән. Бу күрсәткеч 100 мең кешегә 5 тәшкил иткән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова хәбәр итте.

2016 елда бу күрсәткеч 100 мең кешегә 8,58 процент булган. Луиза Борисова әйтүенчә, балада туберкулез ачыкланган очракларның күпчелегендә, аның белән бергә яшәүчеләрнең 2 елдан артык туберкулезга тикшеренмәве билгеле булган. Нәтиҗәдә, мондый ваемсызлык баланың йогышлануына китергән.

Республика туберкулезга каршы клиник диспансер баш табибы урынбасары – республиканың баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова әйтүенчә, балаларның авыруы кимү күзәтелсә дә, тынычланырга әле иртәрәк. Нигездә, авыру күрсәткечләре кимүе Диаскин-тест узучы яшь төркеменә карый. Бу мәктәптә укучы балалар. Ә кечерәк яшьтәге балаларда авыру күрсәткечләре әле шул килеш саклана, ди ул.

“Яшүсмерләргә килгәндә, соңгы елларда авырган үсмерләрнең клиник структурасы күпкә яхшырды. Аларның өчтән берендә чир иммунодиагностика барышында ачыклана, гәрчә флюорографиядә бернинди патологик үзгәрешләр күренмәсә дә. Аларга диагноз компьютер томографиясе барышында куела. Ә компьютер томографиясе Диаскин-тест уңай нәтиҗә күрсәткән очракта билгеләнә”, - дип ачыклык кертте Рәмзия Фатыйхова.

Баш балалар фтизиатры былтыр Татарстанда 7 яшьлек баланың туберкулездан үлүе турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100