Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда балага һөҗүм иткән этнең хуҗасы җәзага тартылды
Татарстанның Тукай районында балага һөҗүм иткән эт хуҗасы китергән зыян өчен 150 мең сум компенсация түләде. Бу хакта ТР Прокуратурасы хәбәр итә.
Күзәтчелек ведомствосы материаллары нигезендә, фаҗига 2026 елның 1 июнендә Зур Шилнә авылында булган. Малай велосипедта урамнан барган. Шулвакыт аңа Америка акитасы токымлы эт һөҗүм иткән. Хайванның авызына борынчык кидертелмәгән булган. Эт баланың аягын тешләгән, малай хастаханәгә китерелгән. Бала дәвалану курсы узган, шул исәптән котыру чиренә каршы уколлар алган. Әти-әнисе әйтүенчә, бу хәлдән соң малай этләрдән курка һәм начар йоклый башлаган.
Район прокуратурасы судка мөрәҗәгать иткән һәм этнең хуҗасыннан китергән зыян өчен компенсация түләтүне таләп иткән. Хайванның хуҗасы малайның гаиләсенә компенсация түләгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз