news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда бала туу күрсәткечләре кимесә дә, үлем кимү исәбенә халык саны арта

Үлем күрсәткечләре, узган елга караганда, 0,9 процентка кимегән.

Татарстанда бала туу күрсәткечләре кимесә дә, үлем кимү исәбенә халык саны арта
Салават Камалетдинов
(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасында гыйнвар-октябрь айларында халыкның табигый үсеше саклана. Ул 3 227 кеше яки 1 мең кешегә +1,0 не тәшкил итә. Россия Федерациясендә бу сан -0,9, Идел буе федераль округында -2,0 нисбәтендә. Чагыштыру өчен. Халыкның табигый үсеше Татарстанда 2016 елда 1 мең кешегә +2,9 тәшкил итә. Бу хакта бүген сәламәтлек саклау тармагында 2017 ел нәтиҗәләренә багышланган матбуган конференциясендә билгеле булды.

Кеше туу һәм үлеме күрсәткечләренә килгәндә, 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда, туу күрсәткечләре 13,8 процентка кимеп, 1 мең кешегә 12,5 дән гыйбарәт. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин үлем күрсәткечләренең, узган елга караганда, 0,9 процентка кимеп, 1 мең кешегә 11,4 очрак булганлыгын әйтте. 2017 елда бакыйлыкка күчкән кешеләр саны 369 га азрак.

Министр Россия Президенты Владимир Путинның да сәламәтлек саклау өлкәсен беренчел өстенлеккә ия звено итеп билгеләп үтүен искәртте, републикада башкарылган эшләргә һәм алдагы планнар турында сөйләде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100