Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүне тизрәк алып булачак
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга баласы туганда бер тапкыр түләү билгеләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр әзерләгән.Хәзерге вакытта боерык проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документ нигезендә, түләү билгеләү яки аннан баш тарту турында карарны кабул итү срогы элек эш 10 көне булса, хәзер 1 эш көненә калачак.
Шул ук вакытта карар кабул итү срогы, кирәкле мәгълүматлар алынып җитмәгән очракта, 10 эш көненә озайтыла. Документта шулай ук үзләренә карата вакытлыча чикләү чаралары кулланылган затлар исемлегенә кертелүчеләр өчен Бердәм һәм Төбәк порталлары аша мөрәҗәгатьләр, документлар тапшыру чикләнә. Бу очракта электрон рәвештә хезмәт күрсәтү рөхсәт ителми.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз