news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бала төшеп һәлак булган кое хуҗасына суд булачак

Татарстанда 59 яшьлек ир-ат оныгының үлемендә гаепләнә. Аңа суд булачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, баланың бабае җир кишәрлегеннән ерак түгел кое казыган. 2 июльдә Нурлат районында әби-бабасында кунакта булган ике яшьлек кыз бала урамга чыгып киткән җирдән кайтмаган. Туганнары озак эзләгәннән соң, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Соңрак баланың мәетен шул коедан тапканнар.

Тикшерүчеләр дәлилләр җыйган һәм җинаять эшен судка җибәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot