news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бала тәрбияләүче пенсионерларның өстәмә түләүләрен арттырдылар

Татарстанда 4 меңнән артык ата-ана балигъ булмаган балалар һәм студентлар тәрбияләгән өчен пенсиягә өстәмә түләү ала. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Балигъ булмаган балаларны яки көндезге бүлектә укучы студентларны тәрбияләүче пенсионерлар иминият пенсиясенә өстәмә түләү алу хокукына ия. Татарстанда әлеге ярдәм чарасын 4 724 кеше ала. Иминият пенсиясенә фиксацияләнгән өстәмә түләү алу өчен гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталында, Социаль фонд бүлегенең клиентлар хезмәтендә яки Күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

«2026 елда картлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән өстәмә түләү күләме бер бала өчен 3 194 сум, ике бала өчен 6 389 сум, өч һәм аннан күбрәк бала өчен 9 584 сум тәшкил итә», – дип аңлаттылар шулай ук Социаль фонд бүлегендә.

Ярдәм чарасы балага 18 яшь тулганчы бирелә. Бала көндезге бүлектә укучы студент булган очракта, түләү балага 23 яшь тулганчыга кадәр саклана.

Арттырылган түләү эшләүче пенсионерларга да, эшләмәүче пенсионерларга да бирелә, әмма эшләүчеләргә түләү күләме индексацияне исәпкә алмыйча билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot