news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бала табучыларга бирелә торган сертификат электрон форматка күчереләчәк

2018 елда Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды 146 меңнән артык бала тудыру сертификаты түләгән.

Татарстанда бала табучыларга бирелә торган сертификат электрон форматка күчереләчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Эшкә яраксызлык документлары кебек үк, тиздән Татарстанда бала табучыларга бирелә торган сертификат та электрон форматка күчереләчәк. Бу хакта Россия Социаль иминият фонды бүлеге коллегиясе утырышында филиал җитәкчесе вазифаларын башкаручы Камил Фатыйхов хәбәр итте.

«Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча идарәсе бала табучыларга бирелә торган сертификатларны электрон форматка күчерергә планлаштыра. 2018 елда төбәк бүлеге тарафыннан146 меңнән артык шундый сертификат түләнгән», - дип хәбәр итте ул.

Камил Фатыйхов мәгълүматларына караганда, 2018 елда хатын-кызлар консультацияләре, бала тудыру йортлары һәм республика балалар поликлиникалары федераль социаль иминият фондының төбәк бүлегеннән 450 млн сумнан артык акча алган.

Программада республиканың 83 медицина оешмасы катнаша. 

«Әлеге программа Россиядә 12 ел эшли. Бу вакыт эчендәбала табучыларга бирелә торган сертификаты дәвалау-профилактика учреждениеләре эшчәнлегенең гадәти элементына әверелде», - диде Россия Социаль иминият фонды филиалы җитәкчесе вазифаларын башкаручы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100