news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бала көткән аналарның үлем күрсәткечләре арткан

Төп сәбәп - коронавирус.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бала көткән аналарның үлем күрсәткечләре арткан. 

Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.

«Яңа туган балалар үлеме буенча 2020 елгы күрсәткечләрне саклап кала аддык. Ә аналар үлеме артуы күзәтелә. Сигез үлем очрагының җидесендә коронавирус сәбәп булган», — диде республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Министр чираттан тыш коллегияләр үткәрелеп, Татарстанда педиатрия һәм акушерлык-гинекология ярдәме торышына бәяләмә бирелгәнен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot