news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасы кертелергә мөмкин

Бу вазифага кандидатны ТР Президенты тәкъдим итә, ә Татарстан Дәүләт Советы аны 5 елга сайлап куя

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар беренче укылышта “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” ТР Законына һәм Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 2.3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” ТР законы проектын беренче укылышта карап тикшерде.
Әлеге закон проекты белән, бала хокукларының дәүләт тарафыннан яклану гарантияләрен көчәйтү, аларның дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазыфаи затлар тарафыннан үтәлүенә һәм хөрмәт ителүенә этәргеч бирү максатыннан, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасын кертергә тәкъдим ителә. Шунда әлеге дәүләт вазифасын биләүченең Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең урынбасары булып торуы да күрсәтелә. Проектның 39 статьясында Балалар хокуклары буенча вәкилнең вәкаләтләре турында мәгълүмат бирелә.
Комитет рәисе Шакир Яһудин хәбәр иткәнчә, бу вазифага кандидатны ТР Президенты тәкъдим итә, ә Татарстан Дәүләт Советы аны 5 елга сайлап куя.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы закон проекты белән, Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексының 2.3 статьясына да үзгәрешләр кертелә. Алар бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлегенә комачаулык иткән очракта административ штраф салыну белән бәйле.
Комитет рәисе сүзләренә караганда, Россия Федерациясе күләмендә РФ Президенты Указы белән Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасы кертелде. Аны күренекле адвокат Павел Астахов башкара. “Россия Федерациясендә балаларның хокуклары буенча эш җитәрлек. Бу өлкәдәге эш көндәлек булырга тиеш”, - диде Шакир Яһудин.

news_right_1
news_right_2
news_bot