Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бал кортларын химикатлардан саклау өчен «Умартачы порталы» эшли башлады

Татарстанда «Умартачы порталы» эшли башлады. Онлайн-платформа бал кортларын саклау өчен кырларда планлаштырылган агрохимикатлар белән эшкәртү эшләрен реаль вакыт режимында күзәтеп барырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Порталда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре көн саен пестицидлар куллану планнары, шулай ук аларның куркыныч үзлекләре турында мәгълүматлар терки», – дип билгеләделәр министрлыкта.
Онлайн-платформа Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) пестицидлар һәм агрохимикатлар куллануны күзәтеп тору федераль дәүләт мәгълүмати системасы (ФГИС «Сатурн») базасында эшли.
Мәгълүмат алу өчен кызыксындырган районны яки торак пунктны сайларга кирәк. Моннан тыш, «куллану чоры», «эшләр статусы», «кешеләр өчен куркынычлылык классы», «бал кортлары өчен куркынычлылык классы», «авыл хуҗалыгы культурасы» кебек параметрлар сайлап була торган фильтрлар блогыннан файдаланырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз