news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бакый Урманченың 125 еллыгына аның рәсемнәре турында фильм төшерелә

«Сюжет буенча мәктәп укучылары Бакый Урманченың күргәзмәсен карый һәм һәр картина җанлана башлый», — диде Розалия Зәкиева.

Татарстанда Бакый Урманченың 125 еллыгына аның рәсемнәре турында фильм төшерелә
Абдул Фархан/архив

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда татар рәссамы, сынчы, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманченың 125 еллыгына багышлап, аның иҗаты турында «Хәзинә» галереясе. Бакый Урманче» дигән фильм төшерәләр. Фильмны «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе күрсәтәчәк.

Фильмда вакыйгалар «Хәзинә» галереясендә башланып китә. Сюжет буенча мәктәп укучылары Бакый Урманченың күргәзмәсен карый һәм һәр картина җанлана башлый. Мәсәлән, Урманченың «Сепаратор янында» рәсеменең җанлану өлешен Буадагы туган якны өйрәнү музеенда төшердек», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә проектның идея авторы һәм режиссеры Розалия Зәкиева.

«Яшел яулыклы кыз» картинасын җанландыру эпизодында Буа театры актрисасы Гөлназ Гыйззәтуллина катнашкан. «Ул анда мөнәҗәт сөйли башлый. Бакый Урманче беренче хатыны Сара ханымны кечкенә улы белән дә рәсемгә төшергән була. Фильмда „Сара ханым улы Илдар белән“ дигән картинасы да җанланачак», — диде ул.

Аның әйтүенчә, фильмда Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары, Буаның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы кызлары катнаша. «Узган елның августыннан төшерә башладык. Оригиналь фильм булыр дип уйлыйм. Фильмның сценарий авторы — Рифат Сәлах», — диде Розалия Зәкиева.

Фильмны быел җәен сабантуй вакытына өлгертергә җыеналар. «Фильмның бер эпизодын төшереп бетерәсе, монтажлауны төгәллисе калды. Фильмда Бакый Урманче рәсемнәреннән тыш, аның тавышын да ишетеп булачак — без аның башкаруында җыр тәкъдим итәбез», — диде ул.

Фильм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хисабына, Буа якташлыгы җәмгыяте ярдәме белән төшерелә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100