news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Бакчачы көне" махсус бәйрәме барлыкка килергә мөмкин

Аны сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтү турында ТР Дәүләт Советы Карары проекты әзерләнгән.

Татарстанда "Бакчачы көне" махсус бәйрәме барлыкка килергә мөмкин
архив

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Бакчачы көнен билгеләп үтә башларга җыеналар. ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында "Татарстанда Бакчачы көнен билгеләү турында" карар проекты тәкъдим ителде.

Проект нигезендә, "Бакчачы көне" бәйрәмен ел да сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтү тәкъдим ителә. Валерий Власов аның кайбер төбәкләрдә августның соңгы атнасында, каядыр май ае башында билгеләп үтелгәнен әйтте.

Депутат Валерий Власов бакчачылыкның республикада массакүләм социаль күренеш булуын искәртте. "Татарстанда 1 меңнән артык бакчачылык берләшмәсе исәпләнә. 1 млн га якын кеше үзен бакчачы дип саный. Россия Дәүләт статистикасы комитетының төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада 540 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, аларда яшәүчеләр шулай ук бакча тота", - диде ул.

Власов 2017 елдан республикада бакчачылык ширкәтләренең инфраструктур үсеше программасы гамәлгә ашырылуын билгеләп узды. Ә 2018 елдан эчке инженер инфраструктура объектларын төзекләндерү белән бйле чыгымнарны каплау өчен ТР бюджетыннан субсидия бирү (кушылып финанслау принцибында) программасы үз көченә керде.

Комитет утвршында катнашучылар Дәүләт Советы Карар проектын хуплады. Бу мәсьәлә парламентның июль сессиясе көн тәртибенә кертеләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100