news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бакчачылык ширкәтләре һәм газүткәргечләргә салым ташламалары озайтылды

Татарстанда салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар мөлкәтенә салым буенча ташламалар озайтылды. Бу хакта закон проекты бүген Татарстан Дәүләт Советының 22нче утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Коммерциягә карамаган бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләре һәм оешмаларын гомуми файдаланудагы мөлкәткә карата салым салудан бер елга – 2028 елның 1 гыйнварына кадәр азат итәргә тәкъдим ителә. Димәк, ташламалар озайтыла дигән сүз.

Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов, закон проектын тәкъдим итеп, ташламаның социаль бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрен үстерүгә юнәлдерелгәнен билгеләп узды.

Моннан тыш, салым ташламалары сәламәтлек саклау, физкультура һәм спорт ихтыяҗлары өчен социаль-мәдәни объектлардан файдаланучы оешмаларга да 2028 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды. Сүз салымның гомуми суммасыннан 4,55 проценты күләмендә түләү мөмкинлеге турында бара. Федераль, республика һәм җирле бюджетлардан финанслана торган оешмалар искәрмә булып тора.

Торак пунктларны газлаштырып бетерү программасы кысаларында, 2022 елның гыйнварында файдалануга тапшырылган газүткәргечләргә карата ташламалар озайтылды. Аерым алганда, халыкка табигый газ сатучы оешмалар өчен салымны 2032 елның 1 гыйнварына кадәр исәпләнгән сумманың 4,55 проценты күләмендә түләү мөмкинлеге сакланды. Шулай ук 2027-2031 елларга башка газүткәргечләргә дә исәпләнгән сумманың 72,73 проценты күләмендә салым ташламасы билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot