news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә субсидия бирәләр

Татарстанда бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә субсидия бирәләр
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яисә каты коммуналь калдыкларын җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү буенча чыгымнар өлешен финанс белән тәэмин итү өчен ярдәм бирәләр.

Шул уңайдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алуга мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.

Гаризаларны һәм документларны кабул итү 2024 елның 16 маеннан башлана һәм 2024 елның 01 июлендә тәмамлана. Финанслау күләме 150 млн сум тәшкил итә, шуның 148 млн сумы - су белән тәэмин итү системасына, 2 млн сумы – каты коммуналь калдыклары (ТКО) мәйданчыклары төзүгә, контейнерлар яисә бункерлар сатып алуга, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100