news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бакчачыларны 2025 елга кадәр милеккә салымнан азат иттеләр

Татарстанда салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен билгеләнгән ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булу вакытын озайттылар. «Оешмаларның милкенә салым турында»гы законга үзгәрешләр кертә торган тиешле закон проекты ТР Дәүләт Советының 44нче утырышында кабул ителде.

2022 елның 1 гыйнварыннан файдалануга тапшырылган газүткәргечләр өчен закон проекты тарафыннан 2027 елга кадәр 4,55 процент салым түләү рәвешендәге преференцияне озайту каралган. Әлеге чара Татарстанда газлаштыруны алга таба үстерү өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән.

2019 елның 1 гыйнварына кадәр гражданнар тарафыннан дача хуҗалыгын алып бару өчен төзелгән коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре 2025 елга кадәр гомуми файдаланудагы милеккә салымнан азат ителде.

Сәламәтлек саклау, физкультура һәм спорт ихтыяҗлары өчен файдаланыла торган коммерцияле социаль-мәдәни өлкә объектлары өчен 2025 елга кадәр 4,55 процент күләмендә салым буенча преференцияләр саклана. Әлеге чара системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыруга юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100