news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәнәгать һәм сәүдә министры газлаштырып бетерү программасында катнашу турында сөйләде

Бүгенге көндә Татарстанда социаль газлаштырып бетерү программасында республиканың 13 районындагы 81 бакчачылык ширкәте территориясендә урнашкан 713 йорт хуҗалары катнаша. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев хәбәр итте.

«Бу Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Сарман һәм Чистай районнары», – дип санап китте ул газлаштырып бетерү программасында катнашучыларны.

Миңнебаев әлеге программа кысаларында коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә кадәр газ үткәреләчәген искәртте.

«Мәгълүматлар тупланды, Татарстанда булган йорт хуҗаларына инвентаризация үткәрелде», - диде ул.

Программада катнашу өчен бакчачылык ширкәте газлаштырылган торак пункт территориясендә урнашкан, ә йорт даими рәвештә яшәү өчен яраклы булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot