Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бакча, мәктәп һәм спорт залын ремонтлауга 130 млн сумнан артык акча юнәлтелә
Татарстанда Теләче районының Иске Җөри авылы мәктәбендәге спорт залына, Васильево бистәсендәге СССР герое Н.Волостнов исемендәге кадет интернат-мәктәбе бинасына һәм Алексеевск районындагы 5нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасына капиталь ремонт ясалачак. Барлык эшләргә республика бюджетыннан 138 миллион сум бүлеп биреләчәк. Бу дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган тендердан билгеле булды.
Башкарылачак эшләр исемлегенә технологик җиһазлар сатып алу һәм урнаштыру, җиһазлар, мебель һәм инвентарь сатып алу, шулай ук территорияне төзекләндерү керә.
Барлык эшләр 2026 елның 31 маена төгәлләнергә тиеш. Дәүләт заказчысы – «ТР Главинвестстрой».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз