news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бакча һәм мәктәпләргә кабул итү турында сораулар өчен кайнар элемтә эшләячәк

Татарстан халкы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, мәктәпләр (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус уку йортлары, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү турында сораулар белән кайнар элемтәгә мөрәҗәгать итә ала.

Ул иртәгә, 29 майда, 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр ТР омбудсмены аппаратында.

Шалтыратуларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, республика прокуратурасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан Мәгариф идарәсе вәкилләре җавап бирәчәк.

Кайнар элемтә номеры: +7(843)236-00-71, WhatsApp мессенджерында хәбәрләр өчен номер: +7(960)049-68-14.

news_right_1
news_right_2
news_bot