news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда баганага бәрелгән машина йөртүчесе һәм пассажир хастаханәгә эләккән

Шаһитлар хәбәр итүенчә, җиңел машинаның йөртүчесе һәм пассажиры исерек булган.

Татарстанда баганага бәрелгән машина йөртүчесе һәм пассажир хастаханәгә эләккән
Очевидцы

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда номерсыз «Лифан» машинасы баганага бәрелгән. Пассажир һәм машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

«Кичен Актүбәдә номерлары булмаган «Лифан» машинасында ике егет Лесная һәм Ленинград урамнары киселешендәге баганага бәрелгән. Егетләр исерек булган», - дип уртаклашты агентлык белән шаһитлар.

Җиңел машинаның йөртүчесе һәм пассажиры төрле тән җәрәхәте алган һәм Әлмәт хастаханәсенә китерелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot