news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бәйрәм көннәрендә табибларга өч меңләп кеше мөрәҗәгать иткән

Медицина хезмәткәрләре пиротехникадан зыян күргән казанлыларның хәле турында сөйләде.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Валерия Белова). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда пиротехникадан җиде кеше зыян күргән. Ике кеше 7нче шәһәр хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Республика клиник хастаханәсенә петардадан зыян күргән өч кеше килгән.

“Бәйрәмнәрдә Республика клиник хастаханәсендә петардадан зыян күргән ике кеше хирургиянең пешү бүлегендә дәваланды. Бер пациент травматологиянең микрохирургия бүлегендә ята”, - дип белдерде хастаханәнең матбугат сәркатибе.

Республика клиник офтальмология хастаханәсенә 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ярдәм сорап 480нән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

Татарстан районнары хастаханәләрендә пиротехникадан зыян күргән өч кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән.

Травматология пунктларында бәйрәм көннәрендә Казан табиблары 3 123 кешегә беренче медицина ярдәме күрсәткән. Аларның 208ен хастаханәләргә стационар дәвалануга җибәргәннәр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100