news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бәясе бер миллиард сумнан артык булган Балалар онкохирургия үзәге төзеләчәк

Яңа медицина учреждениесендә республиканың барлык шәһәр-районнарыннан яман шеш белән авыручы балаларга операция ясаячаклар һәм дәвалаячаклар.

Татарстанда бәясе бер миллиард сумнан артык булган Балалар онкохирургия үзәге төзеләчәк
архив/Ильнар Тухбатов, Регина Гумарова

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанда бәясе бер миллиард сумнан артык тәшкил иткән Балалар онкохирургия үзәге төзеләчәк. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Беренче чиратта, без Татарстан Республикасында Балалар онкохирургия үзәген төзү проектын карыйбыз. 2018 елның 1 гыйнвары мәгълүматлары буенча, республикада зарарсыз шеш табылган 8 мең 273 бала исәптә тора. Бер ел дәвамында Республика балалар клиник хастаханәсендә 400гә якын нәни пациентка операция ясала. Яңа үзәк йөз урынга исәпләнәчәк», - дип аңлатты ведомство башлыгы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100