news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бөтенроссия тикшерү эшләре старт алды

Дүртенче сыйныф укучылары рус теленнән диктант язды.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Татарстанда Бөтенроссия тикшерү эшләре старт алды. Анда 35 мең дүртенче сыйныф укучысы катнашты.

4нче сыйныфларда Бөтенроссия тикшерү эшләре тулаем бара, ә калган сыйныфларда – апробация режимында. 11нче сыйныфларда эшне тиешле предметлардан БДИ тапшырмаучы укучылар башкара.

Бүген 4нче сыйныф укучылары рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эшләрен (беренче өлеше, диктант) башкарды.
20 апрельдә рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эшләренең икенче өлеше, тест була, 25 апрельдә – математика, 27сендә “Әйләнә-тирә мохит” буенча булачак.

5нче сыйныфларда Бөтенроссия тикшерү эшләрен бүген рус теленнән яздылар, 20 апрельдә алар математикадан, 25 апрельдә – тарихтан һәм 27 апрельдә биологиядән язачаклар.
11нчеләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре иртәгә башлана. 19 апрельдә географиядән булачак. 25 апрель көнне - физика, 27 апрельдә – химия, 11 майда – биология һәм 18 майда тарихтан булачак.

“Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре агымдагы чирек билгеләрен куйганда искә алыначак, әмма еллык билгегә алар тәэсир итми. Бу шул ук контроль эш, яңгырашы гына көчле, - дип сөйләде журналистларга Казан шәһәрендәге 94нче гимназиянең укыту эшләре буенча директор урынбасары Лариса Кузьменко. Бу БДИ түгел. Ул гомумбелем программасына якынайтылган. Укучылар хәтта уку процессына караганда да яхшырак нәтиҗә күрсәтәләр”.

Кузьменко сүзләренә караганда, биредә күзәтүчеләр булып әти-әниләр килә, әмма шушында язучыларыныкы түгел. "Эш код белән билгеләнгәнгә, тикшергәндә кайсы укучыныкы икәнен белеп булмый. 4нче сыйныфтагылар 45 минут яза, бернинди дулкынлану юк, биремнәр аларга таныш. Күрдегез бит, балалар елмаеп тора", - дип җиткерде ул журналистларга.
Директор урынбасары балаларга, БДИ тапшыргандагы кебек, металлрамка аша үтәсе, телефоннарын калдырасы икәнен әйтте.
Тикшерү эшләре биремнәре үрнәкләре белән танышу өчен "Решу ВПР-2017” сайтына кереп карарга була, диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100