Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар узачак
Татарстанда ВИЧ-инфекция таралышы 100 меңгә 336,7 кеше (Россиядә – 100 меңгә 594,4) тәшкил итә.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрь - 3 декабрь көннәрендә Татарстан 1 декабрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясенә кушыла.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәшү буенча Республика үзәге Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы бүлеге табиб-волонтерлары ярдәмендә лекцияләр, белем бирү интерактивлары үткәрә, ВИЧка бушлай экспресс-тест тапшыру мөмкинлеген тәкъдим итә. Казан, Чаллы һәм Әлмәт вузларында «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы белән берлектә семинар һәм викториналар оештырылачак.
Күчмә лекцияләр һәм экспресс-тестлаштырудан тыш, Татарстан предприятиеләре һәм уку йортларында Үзәкнең төп офисында, шулай ук Чаллы һәм Әлмәттәге филиалларында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан ачык ишекләр көне уза. Анда теләгән һәркем ВИЧка аноним һәм бушлай тестлаштыру үтә алачак.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәшү буенча Республика үзәге баш табибы урынбасары Гөлнара Чернобровкина искәрткәнчә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, республикада вәзгыять чагыштырмача уңай: инде икенче ел Татарстанда авыручылар санының кимүе күзәтелә. 2016 ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч – 5,3, быелның 10 аенда 8,6 процентка азайган. 1 ноябрьгә республикада ВИЧ-инфекциянең 20 228 очрагы теркәлгән.
Татарстанда ВИЧ-инфекция таралышы 100 меңгә 336,7 кеше (Россиядә – 100 меңгә 594,4) тәшкил итә. Россиянең кайбер төбәкләрендә авыручылар санының кимүе (Татарстанда быелның 9 аенда – 8,6, Идел буе федераль округында 6 айда – 0,8 процентка) вируска каршы терапиягә зур игътибар бирү белән бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз