news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бүсергә лапароскопик операцияләр ясау мөмкинлекләре карала

Бүген Казандагы югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү белгечләрен әзерләү буенча Укыту-методик үзәгендә “Герниологиянең бүгенге торышы һәм киләчәге” темасына II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлады.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казандагы югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү белгечләрен әзерләү буенча Укыту-методик үзәгендә “Герниологиянең бүгенге торышы һәм киләчәге” темасына II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлады. Аны ачу тантанасында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Адель Вафин, ТР Хирурглар җәмгыяте рәисе, Казан дәүләт медицина университетының 1-нче санлы хирургия авырулары кафедрасы мөдире Дмитрий Красильников, Казан дәүләт медицина академиясенең эндоскопик һәм гомуми хирургия кафедрасы профессоры Игорь Федоров катнаштылар. Дмитрий Красильников сүзләренә караганда, Казан элек-электән хирургия өлкәсендәге традицияләре белән дан тота. Бүген шундый зур форумны уздыру да шуның турыда сөйли. “Хәзерге көндә бүсер мәсьәләсенә җавапсыз карау җинаятьчелеккә тиң. Бүсер авыруы, аеруча операциядән соң килеп чыкканы, соңгы елларда ешрак очрый. Ә аны дарулар белән дәвалап булмый. Димәк, бүсергә каршы көрәш алып баруда бөтен җаваплылык хирург өстенә ята. Авыру кешенең сәламәтләнүе 90 процент очракта хирургтан тора. Соңгы елларда бүсергә эндоскопик ысулар ярдәмендә операция ясый башладылар. Бүген конференциягә килгән белгечләр бу өлкәдәге казанышлары белән уртаклашаячаклар дип уйлыйм”, - дип белдерде ул. Белгеч шулай ук 2010 елда Казанда II Бөтенроссия хирурглар корылтае узачагы турында да хәбәр итте.
Бүсергә ясала торган операцияләрдә күп вакытта традицион методларга өстенлек бирелә. Яңа лапароскопик ысуллар ярдәмендә операцияләрне әле күптән түгел генә ясый башладылар. Алары да әле кайчак дөрес үткәрелми. Шуңа да бүгенге конференциянең максаты – белгечләрне яңа хирургия ысуллары белән таныштыру. Форумның әһәмиятлелеген профессор Игорь Федоров та ассызыклады. “Статистик мәгълүматлар буенча, бүсер авыруы җир шарында яшәүче халыкның 5-7 процентында күзәтелә. Соңгы 10 елда бүсер авыруы очраклары саны кимеми, ә операциядән соң бүсер барлыкка килгән кешеләр саны тагын да арта. Бу мәсьәлә безнең заманда бик актуаль булып кала”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда бүсергә елга 3 меңгә якын операция ясала. Узган гасырларда бүсер куышлыгын каплау өчен кешенең үз тукымасы алына. Ә бу күп очракта бүсер авыруы кабаттан килеп чыгуга этәрә. Операциядән соң бүсер очраклары саны 45-50 процентка җитә. XX гасыр азагында бүсер куышлыгын каплау өчен синтетик полипропиленнан челтәрсыман протез кулланыла башлый. Бу - хирургия өлкәсендә үзенә күрә революция була. Әлеге юлның өстенлеге шунда: операциядән соң авыруның организмы чит матдәне кире какмый, протез яңадан бүсер барлыкка килүгә киртә булып тора. Әлеге ысул бүген иң таралган метод булып санала. Бүсергә лапароскопик операцияләр ясау әле киң таралмаган. Татарстанда андый операцияләр 1995 елдан бирле ясалса да, әле зур үсеш алмаган.
Конференция барышында белгечләр бүсергә үрнәк лапароскопик операцияләр ясый. Пленар утырыш кысаларында бүсерне дәвалау мәсьәләләренә кагылышлы лекцияләр укыла. Форум 11 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк дип планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100