news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бөртекле язгы культураларны чәчү төгәлләнде

Быел бөртекле язгы культуралар 1 миллион 816 мең гектар мәйданны били

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда бөртекле язгы культураларны чәчү төгәлләнде. Быел алар 1 миллион 816 мең гектар мәйданны били. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Шулай ук шикәр чөгендере чәчү дә тәмамланды, быел ул 73,4 мең гектар мәйданны били.
Республикада бәрәңге утырту дәвам итә. Бүгенге көндә бу эш 18,7 мең гектар мәйданда башкарылган, бу фаразланган күрсәткечнең 76 процентын тәшкил итә. Рапс – 53,2 мең (60 процент), кукуруз 198,9 мең гектар (94 процент) мәйданда чәчелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot