news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бөртекле уңышны бер ай эчендә җыеп бетерергә мөмкинлек бар

Комбайннарның техник потенциалы - тәүлегенә 57 мең гектар ашлык сугу.

Татарстанда бөртекле уңышны бер ай эчендә җыеп бетерергә мөмкинлек бар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июль, "Татар-информ"). Татарстанда бөртекле уңышны бер ай эчендә җыеп бетерергә мөмкинлек бар. ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәмшәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов шул хакта әйткән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарстанда бөртеклеләр мәйданнары - 1480 мең гектар. Комбайннарның техник потенциалы - тәүлегенә 57 мең гектар ашлык сугу. Бу бөртеклеләр уңышын җыюны 30-35 көндә тәмамларга мөмкинлек бирә", - дигән Титов.

Министрның беренче урынбасары бөртеклеләр уңышын җыю техникасының әзерлеге турында сөйләгән. "Республикада уңыш җыю кампаниясендә 3391 комбайн, 1863 тагылмалы трактор һәм ашлык туплау техникасы, 1210 үзйөрешле чапкы, 4321 авыр йөк автомобильләре җәлеп ителде", - дигән ул.

Николай Титов сүзләренчә, 10 июль көненә республикада комбайннар әзерлеге уртача 86 % тәшкил итә. Әлки районында - 85 %, Яңа Чишмә - 84 %, Алексеевск - 83 %, Азнакай районында - 82 %.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан.

  • Гомумән республикада 4,5 млн тонна ашлык саклап була, шул исәптән 2,2 млн тонна - 41 элеваторда, 2,3 млн тонна - складларда.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100