Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю тәмамланды
Гектарыннан уртача уңыш 22,7 центнер тәшкил иткәндә, 3 млн 518,8 мең тонна ашлык суктырылган
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю тәмамланды. Гектарыннан уртача уңыш 22,7 центнер тәшкил иткәндә, 3 млн 518,8 мең тонна ашлык суктырылган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Ашлык җитештерү буенча, 150 мең тонна ашлык суктырган Азнакай районы аграрийлары алда бара, Актаныш (149,4), Буа (141,1), Арча (140,1), Балтач (123,6), шулай ук Сарман, Зәй, Тукай, Балык Бистәсе, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм Тәтеш районнары да азнакайлылардан калышмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз