news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бөртекле культураларны җыюга барлык районнар да кереште

2 августка уртача уңдырышлылык бер гектардан - 30 центнер.

Татарстанда бөртекле культураларны җыюга барлык районнар да кереште
agro.tatarstan.ru

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Быелгы уңышны җыюга республиканың барлык районнары да кереште. Татарстанда урак башланганнан бирле 10 көн эчендә 214,7 мең га мәйданда бөртекле культуралар суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Оператив белешмәләргә караганда, 2 августка республика буенча тулаем ашлык уңышы 643,2 мең тоннаны тәшкил итә. Уртача уңдырышлылык бер гектардан - 30 центнер. Көндезге вакытта суктыру буенча алдынгылар рәтендә Чистай (8,6 мең тонна), Нурлат (7,7 мең тонна), Актаныш һәм Сарман (6,1 меңәр тонна) районнары.

Республика игенчеләре көзге арыш, көзге бодай, арпа уңышын җыялар. Бүгенгә көзге арышның уртача уңдырышлылыгы - 25,6 ц/га. Көзге бодай - 31 ц/га, арпа гектарыннан 27,9 ц чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot