news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бөртекле культуралар барлык мәйданнарның 82 процентында җыелган

Бер гектардан уртача 22,3 центнер уңыш чыга

 (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бөртекле культуралар барлык мәйданнарның 82 процентында җыелган, бер гектардан уртача 22,3 центнер уңыш чыга. Бүген ТР Президенты үткәргән видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсендә әнә шундый мәгълүматлар яңгырады. 

Вице-премьер - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шәрехләп узганча, соңгы көннәрдә республикада яуган яңгырлар урып-җыю эшләренә комачаулаган. "Урып-җыюны тәмамлап, көзге культураларны чәчеп өлгерүчеләр өчен һава торышы менә дигән. Уҗымнар шыта, туфрак дымга туена, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. - Ә икмәкләре басуда булучыларга шартлар шәптән түгел".  

Марат Әхмәтов китергән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә республикада 1,27 млн гектар мәйданда уңыш җыелган - бу барлык мәйданнарның 82 проценты дигән сүз. Амбарларга барлыгы 2,84 миллион тонна икмәк салынган, бер гектардан уртача 22,3 центнер уңыш чыга. Марат Әхмәтов алдагы 5-6 көндә, чагыштырмача әйбәт һава торышы көтелгәндә, урып-җыю эшләрен көн саен 20-30 мең гектар мәйданда башкарырга кирәклеген әйтте. Барлыгы 280 мең гектар мәйданда суктырасы калган.   

Апас, Нурлат һәм Әлки районнары урып-җыюны тәмамлаган, Буа һәм Кайбыч районнарында да эшләр тәмамлану алдында. Шул ук вакытта, төп басымы көзге түгел, ә сабан культураларына ясаган районнар артта калучылар рәтендә.   

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры докладын шәрехләп, һава торышының нинди булуына карамастан, урып-җыюны тәмамларга кирәк дип билгеләп үтте. Ул авыл хезмәтчәннәрен һава торышы биргән һәр мөмкинлекне басуларда эшләү өчен файдаланырга чакырды.  

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100