news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бәрелешкәч ут капкан йөк машиналары белән видео чыкты

Трассада ватылган машинага ярдәмгә икенчесе туктаган, аларга тагын бер йөк машинасы килеп бәрелгән.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). 27 августта М7 трассасында бәрелешүдән соң өч йөк машинасына ут капкан. Яна торган машиналар сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, М7 трассасының 822 чакрымындагы юлда йөк машинасы ватылган. Аңа ярдәмгә икенчесе килгән. Шул вакытта аларга тагын бер йөк машинасы килеп бәрелгән. Бәрелешүдән соң өч йөк машинасына ут капкан.

Һәлакәттә машина йөртүчеләрнең берсе үлгән. Тагын бер кеше имгәнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot