news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бәрәңге җыюны төгәллиләр

Республикада бер гектардан уртача 172 центнер “икенче икмәк” чыга.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Республикада техник культураларны җыю дәвам итә. 46,8 мең га мәйданнан (планның 74 проценты) 1632,6 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган. Уртача уңыш гектардан 349 центнер тәшкил итә.

Бәрәңге 7,6 мең га (95 процент) мәйданда 130,6 мең тонна алынган, уртача уңдырышлылык – гектардан 172 центнер.

Республика хуҗалыкларында яшелчә 1,2 мең га (57 процент) мәйданда җыелган. Тулаем җыем – 36,9 мең тонна.

Ашлык кукурузы 70,5 мең га (73 процент) мәйданда 226 мең тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык – гектардан 32,3 центнер.

Көнбагыш 72,9 мең га (66 процент) мәйданда 101,5 мең тонна суктырылган, бер гектардан уртача 13,9 центнер уңыш чыга, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100