news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бәрәңге утырталар
Татарстанның Минзәлә һәм Менделеевск районнары аграрийлары “икенче икмәк” утыртуны тулысынча төгәлләде
Скопировать ссылку
(Казан, 11 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда бәрәңге утырталар. Республиканың Минзәлә һәм Менделеевск районнары аграрийлары “икенче икмәк” утыртуны тулысынча төгәлләде. Әлеге районнарда бу культура 220 һәм 72 гектар мәйданны били. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Быел республикада бәрәңге 24,7 мең гектар мәйданны биләячәк, бу узган елга караганда 7 мең гектарга артык. Бүгенге көндә әлеге авыл хуҗалыгы культурасы 7 мең гектар мәйданда утыртылган, бу фаразланган күрсәткечнең 28 проценты дигән сүз.
Арча районында “икенче икмәк” – 2390 гектарда (пландагының 37 проценты), Лаеш районында – 1220 (47 процент), Биектау районында – 650 (43 процент), Кукмара районында – 500 (37 процент), Тукай районында 539 гектар (75 процент) мәйданда утыртылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2