news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда бәрәңге уңышын җыярга керештеләр

Быел бу культура 6,6 мең гектарны били, бу якынча узган елдагы кадәр

  (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда бәрәңге уңышын җыярга керештеләр. Быел бу культура, шәхси сектор мәйданын исәпләмичә, 6,6 мең гектарны били, бу якынча узган елдагы кадәр, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Бүген 0,2 мең тонна бәрәңге алынган, бу барлык мәйданның 3 процентын тәшкил итә.
Министрлыкта белдерүләренчә, республика аграрийлары сентябрь уртасында бәрәңге уңышын җыюга күмәкләп керешәчәк. Хәзер бәрәңге уңышын бәяләү өчен алалар. Шулай итеп, “икенче икмәк” төрле авыруларга, мисал өчен фитофтороз инфекцияләренә бирешмәгәнлеге ачыкланган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100