Татарстанда бәрәңге уңышын җыеп алу эшләре төгәлләнә
97 процент мәйданда бәрәңге җыеп алынган
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда бәрәңге уңышын җыеп алу эшләре төгәлләнә. 97 процент мәйданда бәрәңге җыеп алынган инде. Узган елның шул чорында бу күрсәткеч 87 процент тәшкил иткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
26,3 мең гектар мәйданда бәрәңге алып бетерелгән. Бер гектардан уртача 141 центнер бәрәңге чыкканда, 370,6 мең тонна уңыш алынган. Узган ел бер гектардан җыеп алынган уңыш 227 центнер тәшкил иткән. ТРның 29 районында икенче икмәкне җыеп алу эшләре төгәлләгән.
Арча районы хезмәтчәннәре иң күп уңыш җыеп алган – бер гектардан алынган уртача уңыш 165 центнер тәшкил иткәндә 70 мең тонна. Кукмарада 52,5 мең тонна (бер гектардан 144 центнер), Лаешта 45,1 мең тонна (167 центнер), Биектау районында 21,3 мең тонна (235), Балтачта 31 мең тонна (183).