Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бәрәңге тулысынча һәм шикәр чөгендеренең яртысы алынган
Татарстанда бәрәңге тулысынча һәм шикәр чөгендеренең яртысы алынган
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Игорь Черепанов). Татарстанда бәрәңге кырлары тулысынча һәм шикәр чөгендеренең 61 процентында эшләр тәмамланган. Бүген бу турыда «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив-диспетчер хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 13 мең гектарда барлыгы 220 мең тоннадан артык бәрәңге җыелган. Әйбәт һава торышы эшне тиз тәмамларга ярдәм иткән. Нәтиҗәдә, республика районнарының дүрттән өч өлеше уңыш җыелып бетү турыда хәбәр иткән. Хәер, башка регионнарда да тиздән эш төгәлләнәчәк. Быел бәрәңге бер гектардан 170 центнер җыелган, бу узган елгы күрсәткечтән 21 центнерга артыграк. Ә Лаеш һәм Түбән Кама районнарда әлеге күрсәткеч 250-255 центнер тәшкил итә.
Шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Әлеге культура утыртылган мәйданның якынча сигез мең гектарга артуын исәпкә алганда, эш темпы 2004 елгы белән чагыштырганда күпкә югарырык. Бу яңа технологияләр куллану һәм машина паркы яңартылу белән аңлатыла. 5 октябрьгә республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 1,3 миллион тонна тамыразык җыелган. Алда башка төбәкләрне күпкә артта калдырган Аксубай һәм Нурлат районнары бара, аларда чөгендер кырлары йөз процент алынып беткән. Быел әлеге культура бер гектардан 278 центнер уңыш биргән. Тамыразык бигрәк тә Зәй һәм Нурлат районнарында мул үскән. Биредә бер гектардан 310-311 центнер чөгендер алганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз