Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бәрәңге, чөгендер һәм сезонлы яшелчәләрне җыю дәвам итә
Бәрәңгенең күпчелек өлеше, сезонлы яшелчәләр яртылаш җыеп алынган.
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бәрәңге, шикәр чөгендере, сезонлы яшелчәләр һәм майлы культуралар җыю дәвам итә. Төбәкнең Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан вице-премьеры — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Аерым алганда, Татарстанда 1,4 мең гектар сезонлы яшелчә җыеп алынган, ягъни алар биләгән мәйданның 58 проценты. 33,8 мең тонна уңыш җыеп алынган, уртача уңыш бер гектардан 277 центнер чыккан.
Бәрәңге 3,6 мең гектардан, ягъни гомуми мәйданның 87 процентыннан җыелган. 98 мең тонна бәрәңге казып алынган, бер гектардан 278 центнер уңыш чыккан, диде докладчы.
Җәббаров сүзләренчә, республикада шикәр чөгендере 32 мең гектарга якын мәйданнан җыелган, бу ул биләгән мәйданның 65 процентын тәшкил итә. 1 млн 420 мең тонна татлы тамыр җыелган инде, уртача уңыш — 442 ц/га. Бу культураның уңышы буенча Тәтеш, Зәй, Сарман, Түбән Кама, Чүпрәле, Минзәлә, Тукай, Буа һәм Апас районнары алда бара.
Заводларга 688,8 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән, алар тәүлегенә 14 мең тонна эшкәртә. 72,9 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, 488,1 мең тонна татлы тамыр эшкәртелде, диде министр.
Майлы культуралар рапс һәм көнбагышны җыю да дәвам итә. Рапс 148 мең тонна суктырылган, уңыш — 14 ц/га. Көнбагыш 38 мең гектар мәйданда җыелган, гектардан 17 центнер уңыш булганда, 65 мең тонна көнбагыш җыеп алынган, диде Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз