news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бүгенге көндә 522,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2020 һәм 2021 елларда торак сафка бастыру күләмен арттыру күздә тотыла.

Татарстанда бүгенге көндә 522,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстанда бүгенге көндә 522,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу пландагы күрсәткечнең 21,5 процентын тәшкил итә. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә шундый саннар китерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан алып 235 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми күләме 1 миллион 780 мең сум тәшкил иткән 42 карар чыгарылган.

Министр билгеләп үткәнчә, 2020 һәм 2021 елларда торак сафка бастыру күләмен арттыру күздә тотыла. Бу, үз чиратында, йортлар төзү өчен мәйданчыклар әзерләү, шулай ук төзелеш алып барылачак территорияләрне тиешле инфраструктура, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр, башка социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин итүне таләп итә. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, бу мәсьәләләрне алдан ук җентекләп өйрәнергә кирәк.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестиция программасы буенча 2019 елда гомуми мәйданы 438,3 мең квадрат метр тәшкил иткән 7 мең 838 фатирлы 165 йорт файдалануга тапшыру күздә тотыла. Бүгенге көндә статистика органнары алдында гомуми мәйданы 95,3 мең квадрат метр тәшкил иткән 1 мең 628 фатирлы 29 йорт буенча хисап тотканнар. Социаль ипотека объектларын төзү билгеләнгән план нигезендә алып барыла, дип искәртте Ирек Фәйзуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100