news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүгенгә бер гектардан уртача 33,1 центнер уңыш чыга

Республикада 6 район урып-җыю эшләрен башлап җибәрде.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). Татарстанның 6 районында урып-җыю эшләре башланды. Бер гектардан уртача уңыш 33,1 центнер чыга. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Хәзерге вакытта 2,1 мең гектар җир урылган һәм 7,1 мең тонна ашлык җыелган.

Беренчеләрдән булып кыр эшләрен "Зәй шикәре” агрофирмасы башлап җибәргән. “Татарстанның барлык хуҗалыкларында урып-җыю эшләре башланып китте. Хәзер басуларга барлыгы 61 комбайн чыкты. Уңышка килгәндә, 1 гектарга 41 центнер ашлык туры килә”, - дип сөйләде Зәй районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Атлас Галиәхмәтов. “Зәй”, “Восток”, “Нива” агрофирмалары да кыр эшләрен башлаган.

Урып-җыю эшләре Апас, Сарман, Нурлат, Аксубай, Буа районнарында да бара. 

“Урып-җыю эшләре 22 июль көнне башланып китте. Арышны җыя башладык. 23е көнне көзге бодай сугу эшенә керештек. Комбайнчыларыбыз да эшкә тулысынча кереп китте. Эш тулы көченә бара. Башка еллар белән чагыштырганда, эшләр әйбәтрәк. Комбайнчыларның күңелләре шат, җиң сызганып эшлиләр. Игеннәр бик матур күренә, күз тимәсен. Әлегә контроль уңыш җыеп алган идек - 41 центнер чыкты”, - дип сөйләде Сарман район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Татар-информ"га.

“Уңышны элеваторга ташый да башладык инде. 54 комбайн эшләп тора. 36сы - үзебезнеке, 18е Чаллыдан килде. Уңыш бик яхшы. Яңгыр явуы да уңай йогынты ясады. Хәзер урып-җыю өчен менә дигән вакыт - 30 градус эсселек. Дымлылык та нормада - 18 процент. Өч хуҗалык - ”Җәлил”, “Сарман”, “Нуркәй” агрофирмалары эшли”, - диде  Сарман районы башлыгы.

Буа районында беренчеләрдән булып “Авангард” агрофирмасы эшкә тотынган. Барлыгы 8 комбайн эшли. “Авангард” агрофирмасына барлыгы 2200 гектар җирдән ашлык җыярга кирәк. Шулай ук урып-җыю эшенә “Кият” һәм “Коммуна” хуҗалыклары да кушылган.

Бүгенге көнгә Зәйдә 2200 тонна ашлык суктырып алынган, бер гектардан уңыш уртача 40 центнер чыга; Апаста - 1500 тонна (уртача  25 центнер); Нурлатта - 1400 тонна (гектарыннан уртача 33,3 центнер).

news_right_1
news_right_2
news_bot