Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бүгенгә 1 миллион 553,6 мең квадрат метр торак тапшырылган
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә уздырды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 2018 елның 14 сентябренә 1 миллион 553,6 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу - планның 64,7 проценты дигән сүз. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына гомуми мәйданы 212,8 мең квадрат метр тәшкил иткән 3 мең 873 фатирлы 121 йорт буенча хисап тапшырылган. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыклары, ведомство җитәкчеләренә торак йортларга һәм социаль инфраструктура объектларына билгеләнгән вакытта җылы бирүгә игътибар итәргә кушты.
"Объектларны җылылык сезонына әзерләүгә аерым игътибар бирергә кирәк, - диде ул. – Бу – озакка сузыла торган процесс. Социаль-мәдәният объектларына, сырхауханәләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә аерым игътибар булырга тиеш", - диде ТР Президенты.
Киңәшәмдә торак төзелеше һәм социаль объектлар – мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, фельдшер-акушерлык пунктлары, амбулаторияләр, сырхауханәләр, авыл клублары, спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программалары турында да мәгълүмат бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз