news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген явым-төшем көтелми

Һава температурасы 5 градуска кадәр җылына.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидромтеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 22 ноябрьдә республикада көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем көтелми.

Җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Көндезге сәгатьләрдә һаваның максималь температурасы Татарстанда 0..+5, Казанда +2..+4 градус җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot