news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бүген төнлә бозлы яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бозлавык һәм кар көртләре булачагы турында кисәтә.

Татарстанда бүген төнлә бозлы яңгыр көтелә
Рамиль Гали

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Алдагы өч тәүлектә (5нән 7 декабрьгә кадәр) Татарстан актив фронталь агымнарда була. Сишәмбе, 5 декабрьдә, республикада явым-төшем көтелә. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә җиткерделәр.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 5 декабрьдә төнлә җепшек кар, яңгыр, кайбер районнарда бозлы яңгыр көтелә. Көндез урыны белән буран, бозлавык фаразлана. Җил секундына 15-20 метрга кадәр булуы ихтимал.

Минималь һава температурасы төнлә һәм максималь температура көндез -4..+1˚ көтелә. Юлларда урыны белән көчле бозлавык, кар көртләре күзәтелә.

Казанда һава температурасы тәүлек буе 0 градус тирәсе булачак.

6 декабрьдә болытлы һава торышы күзәтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән буран булуы фаразлана. Җил секундына 17 метрга кадәр булачак. Минималь һава температурасы төнлә һәм максималь температура көндез 0дән -5˚ка кадәр көтелә.

Юлларда урыны белән бозлавык, аерым урыннарда кар көртләре күзәтелә.

Казанда һава температурасы тәүлек буе -1 дән -3 градус тирәсе булачак.

7 декабрьдә күпчелек районнарда кар явачак. Урыны белән буран көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә һәм максималь температура көндез -1˚дән -6 градуска кадәр. Юлларда бозлавык, кар көртләре фаразлана, дип хәбәр итә синоптиклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100