news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген кыска вакытлы буран көтелә

Синоптиклар юлларда бозлавык саклануы турында кисәтә.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада кыска вакытлы буран көтелә.

Көн болытлы булачак, урыны белән кар һәм буран булачак, дип фаразлый синоптиклар. Җил төньк-көнбатыштан исә, урыны белән көчле – тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

Көндезге температура Татарстанда – -5..-10, Казанда -6..-8 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot