news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген кич көчле кар явуы көтелә

Синоптиклар юлларда кар көртләре хасил булуы хакында кисәтә.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда бүген кич, шулай ук 7 декабрьдән 8енә каршы төндә көчле кар явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар юлларда кар көртләре хасил булуы хакында кисәтә. Иртәгә көндез һәм кичен кайбер районнарда томан төшәчәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot