news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда бүген көчле җил көтелә

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көндез республика территориясендә, шул исәптән Казанда да көчле җил көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17, Казанда 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Урыны белән томан.

Көндезге һава температурасы Татарстанда 0..+5, Казанда +2..+4 градус җылы булачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100