news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген җилнең көчәюе көтелә

Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18метрга җитәргә мөмкин.

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). Бүген, 9 июньдә көндез (12.00-18.00 сәгатьләрдә) Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Урыны белән яшен булу да ихтимал, дип кисәтә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү хезмәте.

Көндез республика буенча һаваның иң югары температурасы – 17-22 градус җылы булачак

Көчле җил, яшен һәм боз явуы юлдагылар өчен җитди куркыныч тудыра. Һава шартлары бозылганда, урамда булсагыз, электр тапшыру линияләре, агач, реклама щитлары һәм киштәләр янында тормагыз, шулай ук йорт кәрнизләре, реклама элмә такталары, элмә такталар янәшәсендә тору киңәш ителми, дип кисәтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot