news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген җиңелчә буран көтелә

Синоптиклар юлларда бозлавык хасил булу турында кисәтә.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 12 декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Республиканың күпчелек районнарында кар һәм җепшек кар явачак, урыны белән җиңелчә буран көтелә. Юлларда – бозлавык.

Көндезге һава температурасы Татарстанда – -1..-6, көнчыгыш районнарда – -11, Казанда -1..-3 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot